Тирсә кызы футбол буенча Дөнья чемпионатында волонтер булды

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Быел Тирсә мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлавыма, бик җаваплы елым булуга карамастан, мин  Россиянең ун шәһәре белән бергә башкалабыз Казанда да узган футбол буенча Дөнья чемпионатына үз өлешемне кертүдән читтә кала алмадым.

Әлеге чемпионат тарихка иң яхшы узган спорт чарасы булып кереп калган икән, монда, әлбәтттә, волонтерларның да тырышлыгы һәм осталыгы зур. Бер ай дәвамында Россиянең спорт башкаласы булган Казаныбыз планетаның төрле почмакларыннан килгән футболчыларны, спорт сөючеләрне, җанатарларны, туристларны кабул итте. Казанда узган чемпионатның алты матчы күз ачып йомганчы узып та китте. “Последняя миля“ зонасында эшләү дә, аэропортта җанатарларны каршы алу да, аларны поездларга кадәр озата бару да бик ошады миңа. Без чит ил кунакларын шәһәргә яраклашырга да өйрәттек. Һәр сменада мин яңа дуслар таптым, алар белән инглиз телендә аралашу телне тагын да камилрәк өйрәнергә ярдәм итте. Волонтер булып эшләгәндә үземә чит телләрне күбрәк өйрәнергә кирәк дигән максат та куйдым. Җанатарлар да шаккаттырды: алар җырладылар, биеделәр, хәтта татарча сүзләрне исләрендә дә калдырырга тырыштылар. Чит ил кунаклары Россиянең, Татарстаныбызның бик кунакчыл булуын мактадылар. Татарстан халкының бик итагатьле, ачык булуы да исебездә калачак, диделәр. Волонтер булып эшләгәндә мин менеджерлардан да күп нәрсәгә өйрәндем. Бу өлкәдә бай тәҗрибәләре булган Адилә Хәсәншина һәм Нина Скугаревская безнең өчен чын педагоглар булдылар. Волонтерларга бирелгән махсус форма – футболка, куртка, кепка, рюкзак минем өчен гомерлеккә истәлек булачак. Чемпионат уңаеннан чыгарылган блокнот, значок, уеннарның талисманы “Забивака“ны да иң кадерле бүләк итеп саклаячакмын.  Чемпионат төгәлләнсә дә, мин әле һаман да футбол китергән спорт бәйрәме тәэсирендә яшим. Үзем теләгән уку йортына кергәч тә волонтер булып эшләүне дәвам итәчәкмен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International