Девәтернәнең ике урамына таш җәелде

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Девәтернә авылының Речная һәм Югары урамнарында яшәүчеләр гомер буе юлсызлыктан интегеп яшәделәр.

Язгы-көзге пычракларда аларга керерлек булмый иде. Машина хуҗалары да транспорт чараларын үзәк урамда калдырып йөрделәр. Район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов тырышлыгы белән ике урамны төзекләндерүне республика программасына кертә алдык. Июль аенда биредә Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге “Брус“ ширкәте юлчылары алны-ялны белми эшләделәр. Бу атнада алар 1600 метр юлга таш җәюне төгәлләделәр.

Эшне йомгаклаган көнне шушы урамнарда яшәүчеләр юл төзүчеләргә олы рәхмәт җиткерделәр. Юлчыларны бүләкләүгә дә һәркем өлешен кертте.

Кыска гына вакыт эчендә эшләрен сыйфатлы итеп башкарган егетләргә, аларның җитәкчеләре Минсәет Мәһәдиевка, эшләрен һәрчак контрольдә тоткан Ришат Тимеровичка зур рәхмәт!

Республика программасы буенча быел җирлегебездә әле тагын башкарасы эшләр бар. Девәтернәдә фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк. Гали авылында су башнясы куелды. Киләсе елга бу авылдагы һәр хуҗалыкка су уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International