Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасы – быел районда капиталь ремонт программасына кертелгән бердәнбер мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе. Биредә ремонтка 13 миллион 67 мең сумнан артык акча бүленгән.
5нче бакча ике өлештән тора: төп бина һәм янкорма. Төп бина 1966 елда сафка баскан булган. Биредә бер генә тапкыр да капиталь ремонт эшләре алып барылмаган.