Тирсәнең педагогика һәм тыл ветеранына – 90 яшь

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Тирсәдә яшәүче хөрмәтле тыл ветераны, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм укытучы Вәсилә Гәрәй кызы Гыймазовага бүген 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар.

Гыймазовлар гаиләсен алар гомер кичергән Тирсә авылында гына түгел, районда да яхшы беләләр. Вәсилә апа озак еллар Тирсә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. 65 ел иңне-иңгә куеп яшәүче җәмәгате Вәгыйзь ага да  – билгеле шәхес. Ил-көнгә лаеклы өч бала тәрбияләп үстерделәр. Алар өчесе дә Әгерҗе районында гомер кичерәләр һәм хезмәт куялар. Вәсилә апаның хезмәт һәм гомер юлы – күпләргә үрнәк булырлык. Гомер бәйрәме көнендә балалары, оныклары, туганнары да җыелыштылар. Ул, табын түрендә балкып, үзен котлаган һәркемгә изге теләкләрен яудырды.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International