Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов җитәкчелегендә авыл Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүче малай-кызлар да әлеге авыл янәшәсендәге буа ярларын чистартырга чыкканнар.
Уртак тырышлык белән ун капчык чүп – консерв банкалары, пакетлар, пыяла ватыклары җыелган. Һәвәскәр балыкчылар белән табигать байлыкларын саклау буенча әңгәмәләр уздырганнар.
Кадыбашлылар бик тиздән тагын күмәкләшеп өмәгә чыгу турында да сөйләшкәннәр. “Авылга керү юлындагы буабыз һәрвакыт көлеп торырга тиеш“, диләр алар.