Тирсә Спортчысы - Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары җиңүчесе

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Курск шәһәрендә XII җәйге Бөтенроссия авыл спорт уеннары узды. Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Тирсә спортчысы Гөлчәчәк ХӘКИМОВА армрестлинг буенча җиңү яулады һәм Диплом, медаль белән бүләкләнде.

  • Минем мондый авыл уеннарында дүртенче тапкыр катнашуым инде. Моңа кадәр Чебоксар, Саратов, Нововоронежда Татарстан данын яклап чыгыш ясаганым булды. Аларында да җиңү насыйп булган иде, Чебоксарда гына икенче урын алдым, – ди каты куллы  ханым.

Быелгы уеннар аеруча үзенчәлекле – Курск өчен барган сугышларның 75 еллыгына багышланган.

  • Спорт бәйрәмен ачу тантанасы бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Тантаналы йөреш, фейерверк – болар барысы да бик дулкынландыргыч булды. Гомумән, Курск – искиткеч матур шәһәр. Халкы да бик кунакчыл, киң күңелле, ачык йөзле, – ди Гөлчәчәк.

Катнашучылар үз көчләрен авыр атлектика, волейбол, өстәл теннисы, самбо кебек ярышларда сынаганнар. Ә кул көрәше буенча республикабыз данын Гөлчәчәк яклаган.Ул 70 килога кадәр авырлыктагы көндәшләрен уң кулы белән дә, сул кулы белән дә җиңүгә ирешкән.  

  • Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 68 команда катнашты. Барлык нәтиҗәләр буенча безнең команда икенче урынга чыкты, – ди Гөлчәчәк.

Нык куллы ханымны чираттагы җиңүе һәм Физкультурачылар көне белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International