Быелгы уку елын районыбыздагы биш мәктәп яңа җитәкчеләр белән каршы ала.
Әгерҗедәге 2нче мәктәп белән Оксана Васильевна ДОРОСЬ (рәсемдә сулдан уңга) җитәкчелек итәчәк. Илсун Рәфикъ улы РӘШИТОВ – Салагыш, Лидия Илдус кызы КӘРИМОВА – Тирсә мәктәпләре, Владислав Александрович ИВАНОВ – Күләгәш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Светлана Александровна ПОНОМАРЕВА Красный бор мәктәбе директорлары итеп билгеләнделәр.
Яңа җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.