Әгерҗе баянчылары Казанда узган бәйрәмдә катнаштылар

2018 елның 31 августы, җомга

Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле һәм мари авылларының танылган баянчылары башкалабыз Казанда Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.

Г.Камал театры каршындагы мәйданда узган “Уйнагыз, гармуннар“ фестивалендә Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге гармунчыларыбыз иң беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.

Аннан соң сәхнәне республикабызның төрле районнарыннан килгән биючеләр, гармунчылар, җырчылар кыздырды. Безнең мари авылларыннан барган Владимир Кибатов җитәкчелегендәге артистларыбыз гармуннарда уйнап, җырлап-биеп сәхнәдә ут уйнаттылар. Алар да Диплом белән бүләкләнделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International