Шаршады авылы башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында Белем бәйрәме узды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

1 нче сентябрь  көнне  Шаршады авылы  башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында  Белем бәйрәме узды. 1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Шушы минутта меңәрләгән укучылар мәктәпкә килә. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Укучылар туган мәктәпләренә белем алу теләге белән аяк басалар.

Бу көнне бигрәк тә 1 нче сыйныфка баручы укучылар бик зарыгып көтәләр. Безнең мәктәпкә 5 укучы 1 нче сыйныфка бара. Алар өчен мәктәп бусагасын атлап керү иң зур сөенечләрнең берсе.

Укучыларны бәйрәм белән район администрациясе  вәкиле  Имангулов Равил Усманович,  авыл җирлеге башлыгы рәисе Баһаветдинов Вәсил Харрасович, мәктәп директоры Ахметшина Айсылу Ахметгараевна котладылар. Алар үзләренең иң җылы теләкләрен балаларга җиткерделәр, “5” кә, “4” кә генә укып, укытучы апаларын, әти-әниләрен сөендереп торуларын теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International