Алар көн саен йөзәр кило бакча җиләге җыялар.
Узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлаган Альберт–Әминә Әхмәдиевларның уллары Айнур һәм Искәндәр җиләк мәйданын бер гектарга арттырганнар иде.
Биредә иртә яздан эшкә керешкәннәр егетләр. Алар озын-озын түтәлләр ясыйлар, аның астына сугару җайланмасы урнаштыралар, эшкәртелгән туфрак өстен кара пленка белән каплыйлар, су скважинасы казыйлар. Араларын утызар сантиметр калдырып кырык мең төп җиләк үсентесе утырталар. “Монтерей“, “Еви-2“, “Санандрес“ һәм башка сортлардан җәй көне җиләк җыйганнар инде. Ә менә “Монтерей“ һәм “Еви-2“ сортлары август ахырында икенче тапкыр уңыш бирә башлаган. Касай уңганнары хәзер көн саен йөзәр кило җиләк җыялар.
Безнең районда җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлаган бердәнбер гаилә булган Әхмәдиевлар яңа эш башлаучы фермерлар өчен федераль программа буенча бәйгедә катнашып, 1,5 миллион сум грант оттылар. Әлеге грант акчасына егетләр янә бер гектар мәйданда җиләк үстерү белән шөгыльләнәчәкләр.