Бу көннәрдә Тирсә авыл җирлегендә 2018 елга халыктан җыелган үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә, зират коймалары яңартыла.
Бу турыда Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил ЗАКИРОВтан сораштык:
Дүшәмбе көн Тирсә зиратында авылдашларның олы ярдәме белән койма тоту эшен башладык. Ир-атлар искеләрен сүтеп, яңаларын куярга әзерлек эше алып барсалар, хатын-кызлар баганаларны буйыйлар. Бер төркем авылдашлар зират эчен һәм тышкы ягын тәртипкә китерәләр. Бу күләмле эшләргә якынча 800 мең сум акча тотылды. Якын киләчәктә Наҗар һәм Мордывый зиратларында да үзара салым акчасына байтак кына эшләр башкарылачак.