Нафиков Рәҗәп Вәгыйз улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь көнне авылдашыбыз Нафиков Рәҗәп Вәгыйз улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан  Кадыбаш авыл җирлеге  башлыгы Рамазанов Илфат Гали улы Рәҗәп абыйның  өенә кереп үзенең җылы, матур теләкләрен җиткерде.

Рәҗәп абый гомере буе “Таң” колхозында зоотехник  булып эшләп авылдашларының  абруен  казанган кеше. Бүгенге көндә дә ул авылдашларына хезмәт итә – авылыбызда мулла вазыйфасын башкара. Алар тормыш иптәше Газилә апа белән тәртипле, тәрбияле ике ул үстерделәр.

Киләчәктә дә  аларның игелеген күреп исән- имин, озак гомер итүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International