Барҗы-Умгадагы “Салихҗан чишмәсе“ төзекләндерелде

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Нәкъ бер ел элек Барҗы-Умгада Алабугадагы “Снабторг“ ширкәтен җитәкләүче  Минегали Гайнетдиновның ярдәме белән Салихҗан чишмәсе ачылган иде.

Мондый мәһабәт матур чишмә – районда әлегә бердәнбер. Авыл янәшәсендәге урман янында урнашкан әлеге чишмәдә райондашлар гына түгел, чит төбәкләрдән кайткан якташлар да булып, аның суын эчеп рәхәтләнеп ял итәләр.

Сентябрь аенда Минегали әфәнде янә бу комплекс урынында тәртипкә китерү эшләрен башлады. Биредә эшчеләр бер атна дәвамында ишек-тәрәзәләрне, өстәл-утыргычларны яңарттылар. Су ага торган улакны ясадылар, эчендә бик күп эш башкардылар. Хәзер чишмә тагын да матурланды. Бирегә килгән һәркем табигать байлыклары, аның күркәм бизәкләре белән хозурлана ала. Көннәр кояшлы торганда Салихҗан чишмәсенә килегез, дуслар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International