Гүзәл Удачина "Бала хокук даирәсендә" республика видеороликлар бәйгесенә башлангыч бирде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Ребенок в мире прав» – «Бала хокук даирәсендә» V Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесенә старт бирде.

Конкурска гаризалар 10 сентябрьдә кабул ителә башлады һәм ул 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең идея авторлары өлкәннәр игътибарын бала хокукларына җәлеп итү белән бергә, шул рәвешле балигъ булмаганнарның үзләрен дә тыңларга өметләнә.

21 октябрьдән алып 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк икенче этапта тәкъдим ителгән эшләрне, конкурс материаллары таләпләренә туры килүен тикшереп, сайлап алачаклар.

Аннары 11 ноябрьгә кадәр составында ТР Юстиция, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һ.б. министрлыклар, Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары, шул исәптән телевидение вәкилләре булган жюри әгъзалары видеороликларга бәя бирәчәк. Иң күп балл җыйган 10 җиңүчене бәйге тәмамланган көнне – 20 ноябрьдә игълан итәчәкләр. Бәйрәм чарасында иң кызыклы видеоролик авторлары катнаша.

Җиңүчеләрнең барысын да 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә, тамашачылар мәхәббәте призының күләме 10 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләрнең видеороликлары җирле телевидениедә трансляцияләнәчәк.

  • «Ребенок в мире прав» – «Бала хокук даирәсендә» бәйгесе 2015 елдан бирле үткәрелеп килә. Шушы вакыт эчендә анда 7 меңгә якын кеше катнашкан, жюри бала хокуклары турындагы 1600гә якын видеороликны караган. Җиңүчеләр арасында татар телендәге роликлар да бар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International