Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде

2018 елның 21 сентябре, җомга

Андрей Кузьминның Татарстан Президенты белән әңгәмәсенең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 22 сентябрьдә дөнья күрәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына традицион юллама белән чыгыш ясар алдыннан «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен эксклюзив интервью бирде.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов «Халык контроле» сервисының нәтиҗәлелеге, бизнес һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәт, эшче һөнәрләренең дәрәҗәсе, социаль челтәрләргә бәйле темаларны кузгатты. Республиканың мөһим инвестицион проектлары хакында да сүз барды.

Моннан тыш, ТР Президенты Көнчыгыш икътисади форумында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм Казанның кайсы паркларында ял итүе, ни өчен улы белән балык тотарга яратуы хакында сөйләде.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 22 сентябрьдә дөнья күрәчәк. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International