Әгерҗенең Уразай авылында наркоманиягә каршы темага багышланган спектакль куелган

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Уразай клубында республика күләмендә уздырылган “Сәламәт буын – көчле ил“ бәйгесендә җиңгән проект эше сәхнәләштерелде. Әлеге әкият гасыр чире – наркоманиягә багышланган иде.

Район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина әлеге теманы яктырткан. “Дию пәриенең серле үсемлеге“ әкиятен Уразай клубы җитәкчесе Венера Ибраһимова сәхнәгә куйган. Авылның сәхнә осталары әлеге әкиятне тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Чара Уразай үзешчәннәре тарафыннан яшәү матурлыгы турында җырлар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International