Әгерҗедә хоккей сезоны ачылышына старт бирелде

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Узган ялларда Әгерҗедә яңа хоккей сезонына старт бирелде. Боз сарае хоккейчыларны, аларның әти-әниләрен, җанатарларны җыйды.

Әгерҗедә мәһабәт Боз сарае ачылганнан бирле ун ел дәвамында йөзләгән яшүсмер биредә чыныкты, хоккей уйнау серләренә төшенде. “Спутник“ командасы уенчыларына кайларда гына чыгыш ясарга туры килми! Алар ярышларда медальләр яулап та сөендерәләр. Бездә тәрбияләнгән берничә спортчының танылган хоккей клубларында шөгыльләнүен дәвам итүе дә районда спортка зур игътибар бирелүе турында сөйли.

Әгерҗе бозы һәрдаим төрле төбәкләрдән спортчыларны кабул итә. Соңгы елларда район башлыгы, “Водоканал“ ширкәте, полиция Кубокларына узучы традицион ярышларны үзебезнең хоккейчылар гына түгел, башка шәһәрләрдән дә яшүсмерләр көтеп алалар.  

Әнә шулай, балаларны спортка тартуда, аларны тәрбияләүдә биредә эшләүче тренерлар, хезмәткәрләр зур көч куялар. Иганәчеләр дә һәрдаим ярдәм кулы сузалар. Шундыйларның берсе – райондагы хоккей федерациясе президенты Илдус Шәймөхәммәтов һәм ветеран хоккейчы Рифкать Шәймәрдановны бу көнне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Ильин Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Кайчандыр Әгерҗе бозында Александр Карнизов җитәкчелегендә фигуралы шуу серләренә өйрәнә башлаган, хәзер бу спорт төре белән Ижауда шөгыльләнүче кызлар-егетләр матур чыгышларын бүләк иттеләр. Алар арасында Әгерҗе кызы Аделина Шәймәрданова да бар иде.

Хоккей сезоны ачылышында бозда уен да кызды. 2003-2004 елгы спортчылар хоккейга гашыйк ветераннар белән уйнадылар. 15:13 исәбе белән яшьләр җиңү яулады. “Без сезнең республика ярышларында да матур уеннар күрсәтүегезгә, җиңүләр яулавыгызга ышанабыз. Алга, яңа җиңүләргә“ дип яшь спортчыларга уңышлар теләделәр ветераннар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International