Тирсә үзешчәннәре Әгерҗе сәхнәсен гөрләтте

2018 елның 5 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә Тирсә авылы үзешчәннәре район Мәдәнит сараенда отчет концертларын тәкъдим иттеләр.

Тирсә –  районда иң зур авылларның берсе. Биредә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә. Концерт барышында алар тамашачыларга төрле милләт биюләрен тәкъдим иттеләр. Кече яшьтәге балалардан алып сәхнә ветераннарына кадәр чыгыш ясадылар.  Ике сәгатькә якын дәвам иткән концерт барышында тамашачылар дистәләгән җыр һәм биюне карап кинәнделәр.

  • Сезнең бүгенге чыгышыгызны мин плюс “бишле”гә бәялим. Афәрин, булдырдыгыз, авылдашларым! – Тирсәдә туып-үскән матбугат ветераны Рәмзия апа Зарипованың авылдашлары чыгышына куйган бәясе белән концертны тамаша кылган һәркем килешәдер.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International