"Әгәр без бердәм булсак, без җиңелмибез» дигән чара

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрь көнне Шаршады авыл китапханәсендә «Әгәр без бердәм булсак, без җиңелмибез» дигән чара үткәрелде.

Чара башында бәйрәмнең тарихы, Россиянең дәүләт символлары турында сөйләделәр.

Балалар өчен хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Балалар үз куллары белән «Дуслык агачы», «Бердәмлек чәчәге» ясадылар. Уенда катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен Татлы өстәл оештырылды.

Шулай ук китапханәдә Конституция көнендә «Мин яратам сине Татарстан»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International