Исәнбайдагы авыл китапханәсе каршында эшләүче “Ак калфак“ оешмасының чираттагы утырышы булды.
Ул газиз кешеләр – әниләргә багышланды. Оешма җитәкчесе Фәтхия Зарипова әниләр турында вәгазь укыды, мөнәҗәт әйтте. Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Йосыпова җитәкчелегендәге “Өмет“ ансамбле артистлары бәйрәмдә катнашучыларга матур чыгышларын бүләк иттеләр. Зөбәйдә Сәйфетдинова, Рамил Мухъгалин, Өлфәт Тукманов башкарган җырлар, Гөлия Ижбулдина сөйләгән шигырьләр ямь өстенә ямь булды.