Әгерҗенең “Авангард” кинотеатрында һәм Ямурза авылында Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазь кичәләре узды.
Мәүлид ае ахырына якынлаша. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән ай буларак үзенчәлекле. Аның соңгы көне – 7 декабрь. Мәүлид ае уңаеннан “Авангард” кинотеатрында һәм Ямурза авылында Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазь кичәләре узды. Ул кардәшләребезгә Мәхәммәд (с.г.в.)нең хатынннары Хәдичә һәм Гайшә турында бик үтемле вәгазь сөйләде.