Балалар бакчалары хезмәткәрләре арасында "Ел белгече" конкурсы узды.
Анда балалар өчен татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләр Налия Дәүләтшина (1нче балалар бакчасы) һәм Лилия Хуҗиәхмәтова (4нче балалар бакчасы), музыка җитәкчесе Эльвира Савельева (8 нче балалар бакчасы), рәсем сәнгате буенча тәрбияче Алинә Шакирова (7нче балалар бакчасы) катнаштылар.
Җиңүне Эльвира Савельева яулады, ул безнең район данын конкурсның зона этабында яклаячак.
Алия Дәүләтшина призер булды.