Исәнбай кызлары Яңа елга әзерләнә

2018 елның 14 декабре, җомга

Исәнбай Мәдәният йорты каршында Алсу Йосыпова җитәкчелегендәге “Оста куллар“ түгәрәгенә йөрүче кызлар бу көннәрдә Яңа елга әзерләнәләр.

Иң беренче алар өй түрендә балкып утыручы яшел чибәркәй чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясаганнар.

  • Төсле җепләрдән ясаган кар бөртекләре, керпеләр бик матур килеп чыкты, – ди Алсу.

Кәгазьдән киселгән кар бөртекләре дә бер-берсен кабатламаган.

Алдагы түгәрәктә кызлар Яңа ел табынының төп ризыкларының берсе булган оливье салатын ясаячаклар икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International