Тирсә укучыларына смартфоннар тапшырылды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Татарстанда мәктәп укучылары арасында уздырылган «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабы төгәлләнде.

Конкурста барлыгы 100 меңнән артык укучы катнашкан. Һәр районнан һәм шәһәрдән өчәр җиңүче сайлап алынган. Әлеге бәхет безнең районнан Тирсә мәктәбе укучыларына елмайды. Казанда узган бүләкләү тантанасына әлеге мәктәпнең җиңүчеләре  – 11, 3, 2 сыйныф укучылары Камил Асанбаев, Алия Саттарова, Нурислам Абдуллин бардылар һәм төп бүләк смартфон белән бүләкләнделәр. Укучыларга әлеге кыйммәтле бүләкне һәм Дипломнарны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары  Илсур Хадиуллин тапшырды.

Бәйгедә иң күп балл җыйган актив сыйныфлар һәм аларның җитәкчеләре дә билгеләп үтелде. Әлеге номинациядә Тирсә мәктәбеннән 11, 2б, 3а сыйныфлар (җитәкчеләре Гөлнур Тукманова, Альбина Ипоева, Фәридә Шабаева), Иж-Бубыйдан 11 сыйныф (Роза Җиһангәрәева), 1нче гимназиядән 2а сыйныф (Нәзилә Әминева) – җиңүчеләр. Алар Диплонларга лаек булдылар.

«IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы 1 февральдән башлана. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә:

Бәйгедә катнашу өчен мәктәп укучысы әти-әнисен яки башка өлкән кешене ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә һәм андагы электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International