Үтәгәннең тыл ветеранына – 90 яшь

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Үтәгәндә яшәүче Фаягөл апа Зарипова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район башлыгы Валерий Макаров, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары – Әгерҗе районы Советындагы “Бердәм Россия“ фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламов, Иске Эсләк  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфирә Ямалиева котладылар.   

Фаягөл апа тумышы белән Исәнбай авылыннан.  Аңа 13 яшь булганда Үтәгәнгә күченәләр. Кияүгә чыгып, шушы авылда төпләнеп кала. Гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшли. Җәмәгате – Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм ага белән дүрт балага гомер бирәләр.

  • Балаларым бик акыллы, шөкер, – дип сөенә Фаягөл апа. Бүгенге көндә улы Фәрит белән яши. Күршеләрендә генә гаиләсе белән яшәүче улы Фидәрик, килене Фәнирә дә һәрвакыт хәлен белеп торалар. Социаль хезмәткәр Фәния Әхмәтованың эшеннән,  аңа карата булган җылы мөнәсәбәтеннән бик канәгать ул.
  • Ике ел буе мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмасам да, якыннарым күңел төшенкелегенә бирелергә юл куймыйлар. Миңа күрсәткән яхшылыклары өчен Ходай үзләрен зурласа иде аларның, – дип тели.

Юбилее көнне дә якыннарына булган рәхмәтен кат-кат җиткерде юбиляр. Ә якыннары аның үзенә саулык-сәламәтлек, озын гомер теләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International