Исәнбай егете пәһлеваннар белән бер мәйданда көрәшә

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Тәбәрледә туып-үскән, кечкенәдән әтисе Рәүфәт җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнгән, мәктәпне тәмамлап Казанда журналистлыкка укып ТНВ каналында “Батырлар“ тапшыруын алып барган, гомумән, татар көрәшен үстерү, халыкны келәм пәһлеваннары белән таныштыру өчен күп көч куючы якташыбыз Айдар ШӘЙМӘРДАНОВ, менә инде икенче ел бөтен татар дөньясын шаулатып, Казанда “Манзара“ көрәш бәйгесе уздыра.

19 январьда цирк бинасында булачак әлеге көрәш ярышы һәм җыр тамашасында беренче тапкыр безнең районнан да быелгы Сабан туеның баш батыры катнаша. Ул – Исәнбай егете Альмир ШӘРӘФИЕВ.

“МАНЗАРА“ – ЯҢАЛЫК УЛ

Моңа кадәр татар көрәше бәйгесенең мондый форматта узганын әле берәү дә хәтерләмидер. “Манзара“ премиясенә үтүче татарча көрәш буенча ярыш – ул яңалык. Проектның җитәкчесе, журналист, продюсер Айдар Шәймәрдановтан әлеге бәйге турында сөйләвен үтендек.

  • Балачактан келәм тәмен татып үскән кеше бу спорт төреннән гомер буе аерыла алмыйдыр. Безнең өйдә дә милли көрәш башка спорт төрләре белән чагыштырганда һәрчак беренче урында булды. Әтием Рәүфәт миндә, энем Динарда һәм авылыбызның башка бик күп егетләрендә әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куйды. Дистә еллар Казанда яшәсәм дә, мин һаман да көрәш белән янам. Республика күләмендә уза торган бер генә ярышны да калдырмыйм, аларны видеога төшерәбез, батырлар белән аралашабыз, гомумән, әлеге спортны яратучылар, бәйгеләр оештыручылар, ветеран көрәшчеләр белән тыгыз элемтәдә яшибез. “Манзара“ премиясе ул минем күптәнге хыял иде. Һәм мин аны клиплар, туйлар, концертлар төшереп тупланган матди мөмкинлекләрем хисабына тормышка ашырдым.

19 январьда узачак бәйрәмдә Татарстан Сабан туйларында батыр калган егетләр һәм дөньяның иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясаячак. Монда авырлык берәмлеге 130 килога кадәр. Узган ел 70 килолы егетләр дә бер куркусыз үз районнары данын якларга килделәр. Аларны алкышлар белән каршы алдылар һәм озатып калдылар. Баш батырга төп бүләк – чемпион билбавы. Аның бәясе – 150 мең сум. Ул махсус “Манзара“ проекты өчен ясалды.

Әлбәттә, бәйге җыр сәнгате белән үрелеп барачак. “Манзара“ны яшь, талантлы җырчылар моңга күмә. Гомумән, бәйрәм матур, мәгънәле һәм мавыктыргыч булачак. Мин милли спортыбыз өчен янучыларны, пәһлеваннарны һәм татарның йөзек кашы булган әлеге спорт төрен яратучы райондашларны да чын батырлар мәйданы булган “Манзара“га көтеп калам.

 

ҖИҢҮ АРТЫ – ҖИҢҮ

Альмир Шәрәфиев көрәшче буларак районда күптән танылды инде. Әгерҗедә узган көрәш бәйгеләрендә җиңүләрен санасак та, алар берничә дистә. Чөнки Альмирның беренче адымын ясый башлаганда – бары җиде яшендә район күләмендә өченче урын алганы бар. Калганнары – пьедесталның иң югары баскычы. Кубоклары да дистәләгән.

  • Мин көрәш белән мавыга башлаганда Исәнбайда әле бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Без сыйныфтан дүрт малай – Илшат, Руслан, Марат тренерыбыз Рәшит абый Садыйков җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнә башладык. Ә беренче тапкыр призлы урынга эләккәч әлеге спорт төрен чын-чынлап ярата башладым һәм аннан аерылмадым да, – ди Альмир.

Районда 34 (!) тапкыр беренче урын яулаган көрәшченең Чаллы, Алабугада узган бәйгеләрдә дә Кубок белән бүләкләнүе гаҗәп түгел. 9 сыйныфны тәмамлап Чаллыга укырга киткәч аңа Татарстан Чемпионатында катнашу бәхете елмая. Ике ел зур күләмле әлеге ярышта ул өченче урын ала.  

  • Шулай да минем өчен иң истәлеклесе, иң мавыктыргычы Тирсәдә район башлыгы һәм “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте Кубогына узган бәйге булгандыр. Әлеге ярышта мин Сарапулдан килгән 130 килолы Илдар Гыйльфановны җиңүгә ирештем, – ди Альмир.

Ул чагында 70 килолы Альмир Удмуртия пәһлеванын җиңгәч, хәтта Казан кунаклары да “аһ“ иткәннәр, аңа сокланганнар һәм зур өметләр баглаганнар иде. Ул аларның ышанычын аклады. “Армиядән кайткач районның баш батыры булып калу – зур хыялым“ дигән максатына да иреште. Быел Әгерҗе район Сабан туенда мәйдан тотты Исәнбай көрәшчесе.

  • Әлбәттә, әгәр дә әти-әнием, тренер Рәшит абый Садыйков, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил абый Сираев, авылдашыбыз – район Советы депутаты Илфат абый Ямалиев мине гел үсендереп тормасалар, бу кадәр уңышка ирешә дә алмаган булыр идем. Аларга газета аша зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ә Казанда узачак “Манзара“ бәйгесенә килгәндә, мин анда Рәшит абый белән барачакмын. Бу – республика чемпионнары белән келәмдә сыналу, башкаларны күзәтү, аралашу, үзеңне күрсәтү өчен бер мөмкинлек бит, – ди Альмир.

Ә без көрәшче егеткә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International