Тирсә хоккейчылары бозны сагынган

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче тапкыр Тирсә хоккейчылары тулы составта уенга чыктылар.

Уенда ике команда үз көчен сынады. Тирсә ветераннарына каршы яшьләр җыелма командасы  уйнады. Сүз уңаеннан: биредәге уеннарга Тирсә хоккейчылары гына түгел, ә тирә-як авыллардан да әлеге кышкы уенны үз итүчеләр бик теләп йөри.

Әнә шулай мәктәп янындагы хоккей мәйданчыгы кыш башыннан бирле гөрләп тора быел. Анда беренче салкыннар башлану белән боз катырдылар. Ә хоккей коробкасын көз көне  уртак тырышлык белән тәртипкә китергәннәр иде. “Брус“ ширкәте юл төзүчеләре мәйданчыкка вак таш җәеп, асфальт түшәп куйдылар. Спорт ветераны Сирень Галиуллин, аның улы Марат авылдашлары Азат Ганиев, Фидаил Гозәеров, Айрат Хәлилов ярдәме белән коробканың бортларын ремонтладылар.

Кышның икенче ае гына башланды. Димәк, хоккейны  үз итүчеләргә рәхәтләнеп уйнар өчен вакыт җитәрлек әле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International