Сарсак-Омгада лотереяга бозау, дуңгыз баласы уйнатканнар. Башка авылларда Яңа ел каникулы ничек узган?

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ун көнгә сузылган Яңа ел каникулында авыл халкы да рәхәтләнеп ял итте, бәйрәм чараларында катнашып күңел ачты, матур итеп бизәлгән шәһәрләргә сәяхәт итте, кунаклар кабул итте, чана-чаңгыда шуды. Әйдәгез, авылларга “чыгып“, аларда узган иң кызыклы, мавыктыргыч, үзенчәлекле бәйрәм чараларына күз салыйк әле.

ДЕВӘТЕРНӘ. Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов, узган ел ТР Мәдәният министрлыгы уздырган “Тукайның әкияти дөньясы“ бәйгесендә катнашып, грант откан иде. Яңа ел алдыннан әлеге акчага бильярд һәм теннис өстәлләре алганнар. Яңа ел каникулында яшьләр дә, балалар да аларда уйнау осталыкларын арттырганнар. Бал-маскарадта бик күп һәм төрле костюмнарга киенүчеләр бәйрәмгә ямь өстәгәннәр. Яңа ел бәйрәмендә дә, авыл уртасындагы паркта оештырылган уеннарда да укучылар зур активлык күрсәткәннәр.  

КАДЫБАШта Яңа ел бәйрәмнәре бик кызыклы үткән. 31 декабрьдә авыл халкы, кайткан кунаклар, гадәттәгечә, бал-маскарадта күңел ачканнар. Аннан нәни балаларны чыршы янына дәшеп Яңа ел кичәсе үткәргәннәр. “Ак калфак“ оешмасына йөрүче өлкән яшьтәге апалар да Кыш бабай, Кар кызына осталыкларын күрсәткәннәр. Казан җырчысы Чәчкә концертына да халык зал тутырып чыккан. Матур традиция буенча, мәдәният хезмәткәрләре иң биек тауга чана-чаңгы шуарга килгән гаиләләр белән кызыклы бәйгеләр оештырганнар.

ИСӘНБАЙ. Ун көн дәвамында Мәдәният йортында кичләрен чыршы янында бәйрәм дискотекалары гөрләгән. Мәдәният хезмәткәрләре, аларны уеннар оештырып, кызыклы итеп үткәргәннәр. “Тере“ микрофон аша авыл яшьләре, кунаклар бер-берсен Яңа ел, гомер бәйрәмнәре белән котлаганнар, җырлар бүләк иткәннәр.   

ТӘБӘРЛЕ. Әлеге җирлеккә караган Тәбәрле, Сокман, Яңа Акхуҗада Яңа ел төнендә авыл халкы мәдәният учакларында бәйрәм тамашаларында катнашкан. Анда иң матур сыннар ясаган хуҗаларны да бүләкләгәннәр. Менә алар: Тәбәрледән Фәнзилә–Гамир Гомәровлар, Сокманнан Вәзилә–Касыйм Әскәровлар, Яңа Акхуҗадан Зәмфирә Дәүләтшина һәм Айсинә Шабаева.

БИМАда да, Пеләмештә дә 1 январьда лотерея уйнатканнар. Йошкар-Олада яшәп иҗат итүче гармунчы авылдашлары Сергей Пакеев халык артисты Татьяна Денисова белән Бима халкына бәйрәм концерты куйганнар.

КАДРӘК. Яңа ел бәйрәм дискотекаларына бай булган. 2 январьда ди-джей Алексей Котлов авыл халкын биетсә, 4есендә Сергей Пакеев мари дискотекасы оештырган. Елның беренче пәнҗешәмбесендә “Шорык ел“ традицион мари бәйрәмендә бөтен авыл халкы катнашкан. Башта төрле маскалар киеп өйдән-өйгә йөргәннәр, аннан клубта уеннар оештырганнар.

КИЧКЕТАҢ. Авыл уртасыннан агучы изге чишмә янында кар сыннары ясап, Яңа ел төнендә биредә күңел ачканнар. Төп мәйданда да зур, матур кар сыннары янында бәйрәм чаралары оештырылган. “Шире круг“ дискотекасы һәм балалар өчен узган “Бенгаль утлары “ флешмобында катнашучылар бик күп булган.

ЯҢАВЫЛ. Мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмен “Хайбулла+Кар кызы“ исеме астында уздырганнар. Театраль күренештә генә 40тан артык үзешчән катнашкан. Ә табигать күренешләрен экран аша күрсәткәннәр. Лотереяга 300 билет сатылган булган. Аларның барысына да бүләкләр чыккан.

САРСАК-ОМГА. Яңа ел кичендә клубта уздырылган лотереяда иң зур бүләк бозау Мария Тимофеевага, ел символы дуңгыз Кудрявцевлар гаиләләренә чыккан. Салам, печән, ашлык, кухня комбайны һәм башка зур бүләкләр уйнатылган. 7 январьда балалар Раштуа концерты куйганнар. Ә Балтиннар һәм Гавриловлар гаиләләре, капка төпләрендә мәйданчык ясап, Кыш бабай, Кар кызы белән бергә балалар өчен Раштуа чыршы бәйрәме уздырганнар.

ТИРСӘ. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкын, балаларны Яңа ел тамашаларына дәшкәннәр. Бәйрәм дискотекаларында яшьләр, кайткан кунаклар биеп күңел ачканнар. Шугалакта балалар арасында тимераякта узышу ярышы оештырганнар. Мәдәният йорты янында ясалган тау янында да көне буе балаларның шат авазлары яңгырап торган.

КӨЧЕК. Кыш бабай белән Кар кызы чыршы әйләнәсендә өлкәннәрне Бал-маскарадта күңел ачтырганнар. Балалар өчен уздырылган Яңа ел бәйрәменә башка авыллардан да малай-кызлар килгәннәр. Өлкәннәр, яшьләр өчен дә дискотекалар уздырылган.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International