Туганлык, күрше хакының кеше яшәешендә иң кирәкле һәм кыйммәтле сыйфатлар икәнен тагын бер кат күрдек Касай авылына тыл һәм хезмәт ветераны Рәшидә Әхмәтҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котларга баргач.
Касай авылында туып-үскән кыз эшкә батырлыгы белән күпләрне таң калдыра. Гаиләдәге дүрт баланың иң өлкәне булгач, бик яшьли әниләре белән урак урырга йөри. Яшь кызның куллары канаса да сер бирми. Язгы чәчү вакытында Красный бордан арба белән орлык ташыганда да сынатмый. Үсмер кыз булгач фермада сыер сава, бозаулар карый – кайда гына эшләсә дә күңел биреп, эшен җиренә җиткереп башкара.
Күршеләр дигәннән, ул күршеләр белән шулкадәр матур аралашып, ярдәмләшеп, дус, тату яши. Юбилее көнендә дә күршеләре Мөнзилә, Айгөл, Кәүсәрия, Зәмфирә, Флүрә, Әлфия иртүк кереп котлыйлар аны.
Хәзер, күзләре ачык күрми башлагач, кышкы көннәрдә сеңлесе Нәсимә, кияве Мәхтүр янында яши.
Юбилее белән котларга да кайткан Ижаудан Гөлсинә. Аңа да, олуг юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламовка, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зариповага, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазановка, социаль хезмәткәр Земфера Әхмәтҗановага, туганнарына, күршеләренә рәхмәтләрен кат-кат әйтте юбиляр.