Исәнбай көрәшчесе “Манзара“да катнашты

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

19 январьда Казанда “Манзара“ дип исемләнгән спорт һәм музыка бәйрәме узды.

Мәйданда Татарстан батырлары һәм чит илләрдән чакырылган 28 пәһлеван белән бергә Исәнбай көрәшчесе Альмир Шәрәфиев та бил алышты.

Финалда Муса Галләмов белән Радик Сәләхов очрашты. Ярымфиналда Раил Нургалиевны киеренке алышта җиңүгә ирешкән Радик финалда инде Мусага җитди каршылык күрсәтә алмады. Шулай итеп, “Манзара-2019” батыры булып Мари Эл республикасында туып үскән, бүген Татарстанның Теләче районы өчен чыгыш ясаучы Муса Галләмов танылды. Аңа асылташлар белән бизәлгән билбау һәм 100000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Икенче урын яулаган батырга (Радик Сәләхов) – 60000 сум, өченче урында калган ике көрәшчегә (Раил Нургалиев, Айнур Сыртаев) 30000 мең сум бирелде.

Балтач районы көрәшчесе Салават Әсхәдуллинга да бәхет елмайды: тамашачылар арасында уйнатылган “Лада Гранта” машинасы аңа насыйп булды! Бу көнне бик күп җырчыларның чыгышларын карау да мөмкин булды.

Әлеге спорт һәм музыка бәйгесен оештыручыларның берсе – якташыбыз, Тәбәрле егете Айдар Шәймәрданов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International