Салагышта узган ел клуб төзелде, быел фельдшерлык пункты сафка басачак

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Салагыш авыл җирлегендә район башлыгы Валерий Макаров катнашында халык җыены узды.

Җитәкчеләр башта Салагышта күп мал асраучы Илшат–Рәзилә Нәфыйковлар, Мансур–Гөлнар Мөхәммәдиевлар хуҗалыкларында булдылар. Гомумән, җирлектәге шәхси хуҗалыкларда 260 баш мөгезле эре терлек асралуы әйтелде.

Узган ел Салагышта яңа клуб төзелгән. Җыен  быел җылы, заманча, яңа клубта үткәрелде.

Авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга планнар белән уртаклашты. Шуларның иң мөһиме – Салагышта республика программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пункты төзелүе. Җирлеккә караган оешма-учреждение җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды.

2018 елда үзара салым җыю һәм аны нинди максатларда куллану буенча Салагыш авыл җирлегенә караган һәр авылда халык җыены үткәрелгән. Тат.Чилчәсе халкы 2000 сум җыярга ризалыгын белдергән.

Җыенга килгән халык Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасованың пенсия түләүдәге үзгәрешләр турындагы чыгышын бик игътибар белән тыңлады. Җыен тәмамлангач та халык пенсиягә кагылышлы сораулар белән аңа мөрәҗәгать итте һәм аларга җавап алды.

“Өченче буын университеты“ кысаларында бер төркем пенсионерлар быел компьютер курсларында укыганнар. Аларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International