Исәнбайда узган халык җыенында хөрмәтләүләр дә булды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Исәнбайда узган халык җыенында бер төркем исәнбайлылырга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гомерләрен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган бозау караучы Нурия Мусина, сөт җыючы Рәис Мөхәммәдиев, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Зәйнуллина 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Алар әлеге бүләкләрне һәм чәчәк бәйләмнәрен район башлыгы Валерий Макаров кулыннан алдылар.

Ә балалары республика олимпиадаларында катнашкан, җиңүләр яулаган әти-әниләр Шамил Хәбиров, Лилия–Ирек Нәгыймовларга, Гөлнур–Фәнил Симаковларга мәктәп директоры Ринат Борһаниев Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International