Девәтернә авыл җирлегендә гражданнар җыены

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 6 нчы февралендә Девәтернә авыл җирлегендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау җыены булып узды. Җыенга район башлыгы В.В.Макаров, урынбасары Р.Т.Нурисламов, район прокуроры О.Н.Шуста, районнан җитәкчеләр, оешма вәкилләре килде. Җыенга кадәр район башлыгы Нарат авылында ФАП, клубларны карап, Гали авылында Фархушиннар хуҗалыгы белән танышып кайтты.

Җыен алдыннан Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Бакасова З.Ш., халыкны социаль яклау хезмәте җитәкчесе Зарипова А.Т. халыкны кабул итте.

Җыенга халык күп килгән иде. 

Көн тәртибе түбәндәгечә:

  1. Л.Айтуганов ис. Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбенең 7-сыйныф укучысы Даутов Саматның “Авылымның киләчәге бармы?” дигән темага проект эше белән танышу.
  2. Авыл җирлегенең отчеты
  3. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гатауллин Д.Г. чыгышы
  4. Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗедәге Клиент хезмәте җитәкчесе Бакасова З.Ш. чыгышы
  5. Авыл җирлегенә кергән учреждение җитәкчеләренең кыскача отчеты.

Район башлыгы авылыбызда 2019 елда туган беренче сабыйга   бүләк тапшырды.

Җыеннан соң Девәтернә мәктәбе “Яшь йөрәкләр” балалар театр коллективы“Кәрлә – мәктәп баласы” әсәрен сәхнәләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International