Дан һәм хөрмәт сезгә, әфганчылар

2019 елның 15 феврале, җомга

Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, кадерле якташлар!

15 февральдә без Әфганстан республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу көнне Совет Армиясе солдаты исемен намус белән яклап һәлак булган интернационалист хәрбиләр алдында баш иябез, туган якка исән-имин кайтканнарга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре  җиткерәбез.

Әлеге дата илебез тарихында мәңгелеккә калачак. Бу көнне солдат һәм офицерларга гына түгел, илебездәге барлык халыкка кагылышы булган игълан ителмәгән сугыш тәмамланды.

Әфган кампаниясе барышында күрсәткән фидакарьлекләре аша хәрбиләребез Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән әтиләребез һәм бабаларыбыз батырлыгына лаеклы булуларын расладылар.

Гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләргә – дан. Сезгә һәм якыннарыгызга, гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек телибез. Илебез күге аяз булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International