Әгерҗенең педагогика ветеранына - 90 яшь

2019 елның 15 феврале, җомга

Әгерҗенең педагогика ветераны – “РСФСР мәгариф отличнигы”, “СССР мәгариф отличнигы” билгеләре, төрле дәрәҗәдәге башка бик күп бүләкләр иясе Роза Госман кызы Исхаковага 15 февральдә 90 яшь тулды.

Роза Исхакова 30 ел туган мәктәбендә – Әгерҗенең 1нче гимназиясендә балаларга математика фәнен укыта. Юбилеен да ул ветеран хезмәттәшләре, якыннары, гимназия мөгаллимнәре, үзе укыткан укучылар, бүген мәктәптә белем алучы малайлар-кызлар белән бергәләп каршы алды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә  Сафиуллина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын һәм бүләк тапшырды. “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина да юбилярга иң җылы теләкләрен юллады.

Табын артында хезмәт еллары турында гамьле әңгәмә кору, үткәннәрне барлау,  берсеннән-берсе матур теләкләр – болар барысы да хөрмәтле мәгариф ветеранына яшәү дәрте өстәми калмагандыр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International