Шаршады авыл җирлегенең февраль ае яңалыклары

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

14 нче  февраль “Гашыйклар көне”уңаеннан Шаршады авыл җирлегендә берничә төрле бәйрәм чаралары булып узды.Шаршады авылы китапханәсе тарафыннан “Валентинка”  дип исемләнгән ачык мастерской эшләде. Укучылар үз куллары белән дусларына, әти-әниләренә валентикалар ясап бик матур итеп бизәлгән “Ярату “ коробкасына салдылар.  Эш төгәлләнгән соң “Гашыйклар көненә” багышланган стенгазета ясадылар.Бәйрәм азагында китапханәче валентинкаларны укучыларга тапшырды. Авыл клубы тарафыннан “Урланган йөрәк” дип исемләнгән тирән эчтәлекле театральләштерелгән бәйрәм кичәсе булды.Балалар уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, берсен-берсе бәйрәм белән котладылар. “Гашыйклар көне” белән котлап плакат ясадылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре, Шаршады башлангыч мәктәп балалар бакчасы белән берлектә  “Әфганстан-йөрәк ярам” дип исемләнгән очрашу булып узды.Очрашу Әфганчыларыбыз өчен махсус әзерләнгән видео язма белән башланып китте.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын  бәйрәмебез кунагы Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Гайнуллин Ильдар Рифкать улына бирделәр.Әфгастан батырыбыз  сугышта үзе белән булган хәлләрне  бик теләп укучыларга сөйләде. Очрашуыбыз азагында Ильдар Рифкать улы Гайнуллин:-Илләребез тыныч, күгебез аяз, балаларыбыз исән-сау булсыннар,- иде дип теләде.Үткәрелгән чара бик файдалы булды.

Фотогалерея >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International