Шаршады авылы китапханәсендә “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Шушы уңайдан Шаршады авылы китапханәсендә “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Бу бәйрәм чарасында 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән татар халык  әкиятләре  белән якыннанрак таныштык, табышмаклар, тизәйткечләр  әйтештек.

Татар халык мәкалләрен дәвам итүдә дә укучылар сынатмадылар бик дөрес итеп җавап бирделәр. Кичә барышында бергәләшеп “Бишек җыры”н җырладык. “Туган тел” җыры белән бәйрәм кичәбезне тәмамладык.

Шулай ук китапханәдә  алтын куллы авылдашыбыз Раимова Мәүлидә ханымның кул эшләреннән “Кулларыннан гөл тама” дип исемләнгән күргәзмә, “Туган телгә- урын түрдә” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә ясап куелды.

Фотогалерея >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International