Шаршады авылы җирлегендә язның беренче бәйрәме “8-март” көненә багышланган берничә бәйрәм чарасы булып узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Шаршады авылы китапханәсендә “Чәйдән соң, күңелдә җәй” дип исемләнгән әдәби бәйрәм кичәсе булып узды. Чәй – татар халкының яраткан эчемлеге. “Чәйдән соң – күңелдә җәй” дияргә ярата безнең халык. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә. Хуш исләре аңкып торган чәйне бигрәк тә  гүзәл затларыбыз ярата. Аларның  тәмле, йомшак куллары белән пешергән  чәйләре  дөнядагы иң тәмле, иң файдалы чәй. Бәйрәм кичәсендә  “Чәйханә” эшләде. Чәйләрнең нинди генә төрләре юк иде: яшел чәй, үләнле чәй, кызыл чәй һ.б. бик күп төрле чәйләр.Килгән кунакларга барысыннан да авыз итәргә мөмкинчелек бар иде.Шулай ук бәйрәм кичәсе  матур шигырьләргә, моңлы җырларга, йөрәк түрләренә үтеп керә торган бәйетләргә уралып  барды.Бәйрәм кичәсе хуш исе аңкып торган чәй өстәле артында алып барылды.

Шаршады авылы клубы тарафыннан “Эх, тәмле минем беленнәрем” дип иселәнгән бәйрәм чарасы булып узды. Өч команда белен пешерү конкурсында катнашты. Гүзәл затларыбыз сынатмадылар бик тәмле итеп белен пешереп,  үзенчәлекле итеп бизәп килгән кунакларны сыйладылар.Бәйрәм кичен сандугач тавышлы кызларыбыз үзләренең  бик эчтәлекле җырларын башкарып тагын да ямләндерделәр.

 

Фотогалерея >>> http://agryz.tatarstan.ru/rus/sharshadi-avili-kitaphansend-chydn-so-keld-y-dip.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International