Җитәкчеләр Девятерняда яшәүче тыл ветеранында кунакта булдылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген Девятерняда гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Гарифуллина 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итте.

Иске Эсләк кызы җиде балалы зур гаиләдә иң өлкәне була. Сугышка киткән әтисе ил азатлыгы өчен яу кырында башын сала. Бишенче сыйныфны тәмамлагач та колхоз эшенә чыга Фәүзия.

Девятерняга күченгәч Хуҗаҗан исемле шахтадан кайткан егет белән гаилә корып ике бала үстерәләр. Алтын туйга кадәр үрнәк пар булып гомер кичерәләр.

Фәүзия әби кызы һәм улының матур гаиләләренә сөенеп, дүрт оныгы, сигез оныкчыгы уңышларына куанып,  улы Рифкать, килене Зөлфия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламов, Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов, юбилярга иң матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International