Иж-Бубый китапханәсе – өлкән яшьтәге ханымнарның яратып йөри торган урыны.
Аларның күбесе кул эшләре белән дә мавыга икән. Шул уңайдан китапханәдә Рафисә Мусина җитәкчелегендә “Өмет учагы” исемле түгәрәк оештырылган. Беренче дәрес “Кулыбызга эш – йөрәккә дәва” дип исемләнгән. Анда кул эшләре осталары Аидә Вахитова, Исфира Җиһангәрәева, Роза Осипова, Диләрә Латыйпова, Рузалия Каюмова, Илсөяр Мусина чигү, бәйләү серләре белән уртаклашканнар.