Бәйге җиңүчесенә бүләк тапшырылды

2019 елның 15 марты, җомга

Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә 8 Март бәйрәме уңаеннан “Сезнең кулдан киләме“ дип аталган бәйге җиңүчесе Кичкетаңнан Фәнилә апа Зариповага бүләк тапшырылды.

Фәнилә апа – 40 ел фермада сыер савып бик күп бүләкләргә лаек булган тырыш авыл хатыны. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Моннан өч ел элек җәмәгате вафат булгач, озын көннәрне уздыру өчен кулына энә-җеп алган ул. 77 яшьлек Фәнилә апа бик матур итеп чәчәкләр бәйли. Чигү белән шөгыльләнә.

  • Өемдәге шул чәчәкләргә карыйм да кәефем күтәрелә, күңелем тынычлана, – ди Фәнилә апа.

Бәйге җиңүчесенә истәлек бүләген баш мөхәррир Дания Абзалиева тапшырды һәм аңа исәнлек-саулык, бәхетле гомер көзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International