Бүген Рус Шаршадысында яшәүче тыл ветераны Миңнесәүдә Ахуновага 90 яшь тулды.
Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасе җитәкчесе Ришат Нурисламов, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов һәм балалары, оныклары, оныкчыклары котладылар.
Миңнесәүдә – Төрдәле кызы. Биш балалы гаиләдә яшьли эшләп үскән. Әтисе, сугыштан җиңү яулап, яраланып кайткан. Миңнесәүдәнең тормыш иптәше Мәхмүт Князев та – сугыш ветераны. Алар ирле-хатынлы фермада бозау карыйлар. Икесе дә – хезмәт ветераны.
Мәүмүт аганың вафатына 20 ел үткән инде. Миңнесәүдә апага сугыш ветеранының тол хатыны буларак Әгерҗедән фатир биргәннәр. Үзен тәрбияләүче кызы Резидә һәм оныгы Розалия белән бик еш шунда кунакка баралар.
Хәтере яхшы, зиһене әйбәт Миңнесәүдә апаның. Ике баласының, дүрт оныгы, дүрт оныкчының булуына куанып, яраткан авылында гомер кичерә тыл ветераны.