Сарсак-Омгада удмурт телендә диктант яздылар

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Сарсак-Омгада яшәүчеләр Россия күләмендә узган “Удмурт телендә диктант язу“ акциясенә кушылдылар.

Бу турыда Сарсак-Омга лицее укытучысы Надежда ОЛХАЕВА сөйли:
  • Россия күләмендә узган “Удмурт телендә диктант язу“ акциясенә икенче ел рәттән Сарсак-Омга халкы да кушылды. Узган ел 15 кеше диктант язган булса, быел 24кә җыелдык. Мәктәп укучыларыннан башлап Елизавета Касьянова, Ираида Гаврилова, Таисия Константинова, Мария Самбарас кебек 80 яшьлек өлкәннәребезгә кадәр килгән иде. Алар да безнең белән беррәттән диктантны язып бардылар. Соңыннан эшләрен караганда да өлкән буынның хаталарсыз язуына сокландык. Ә бит Театр елына багышланган текст җиңелләрдән түгел иде.

Әлеге акциядә авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева һәм аның кул астында эшләүчеләр, мөгаллимнәр, ветеран хезмәттәшләребез, гаиләләре белән катнашучылар да булды. Авылыбыз активисты Анатолий Гордеев бердәнбер ир-егет иде. Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, соңыннан чәй табыны артында милли ризыкларыбыз табани, перепеч белән чәй эчтек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International