Девятерня кызы “Ак калфак“ укучы кызлар премиясе“ бәйгесенең икенче турында катнашты

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Девятерня кызы Ләйсән ФӘРРАХОВА “Ак калфак“ укучы кызлар премиясе“ бәйгесенең икенче турында катнашты.

  •  “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында “Ак калфак“ бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Ак калфак“ укучы кызлар премиясе“ бәйгесен игълан итүе турында укыгач, үземнең осталыгымны сынап карарга булдым.

“Мин – милләтемнең киләчәге“ дигән темага эссене һәм уңышларымнан тупланган портфолионы Казанга юллаганнан соң, озак та үтмәде миңа икенче турга узуым турында хәбәр килде. Җитәкчем Галия Моратова белән узган атнада Казанга бардык. Әлеге турда катнашкан 20 кыз өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Без Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Ак калфак“ бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән хатын-кызның гаиләдәге роле, гореф-гадәтләр турында җанлы әңгәмәдә катнаштык. Казан буйлап сәяхәт итү, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булу, аның музее белән танышу, соңыннан Язучылар берлегендә аның рәисе Данил Салихов белән аралашу күңелдә иң җылы тойгылар калдырды. Соңыннан без икенче турда осталыгыбызны күрсәттек. Һәрберебезгә беренче турда җиңүче сертификаты, милли калфаклар, китаплар тапшырдылар. Әле икенче тур җиңүчесен игълан итмәделәр. Ул кыз 25 апрельдә Казанда татар хатын-кызлары съездында катнашачак, – диде Ләйсән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International