“Нәүрүз“ ширкәтенең Яңавылдагы мегафермасына тәҗрибә уртаклашу максатыннан Белоруссиядән вәкилләр килде.
“Нәүрүз“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев аларны сөтчелек тармагы, эш шартлары белән таныштырды. Кунаклар Белоруссиядә терлекләрне тәрбияләү, аларны дәвалау ысуллары турында сөйләделәр.