Удмуртиянең Варзино-Алексеево авылында узган Татар мәдәнияте көнендә балаларга милли бизәкләр чигәргә өйрәткәннәр.
Балаларга мастер-классны район китапханәсе белгече Надежда Галимуллина үткәргән.
Чарада Әгерҗе районы Кичкетаң җирлегеннән дә кунаклар катнашкан. Мисал өчен, Бакыр заводы тарихы хакында китап язган Шәфкать Халиков авыл халкына китабын бүләк иткән.
Узган ел "Татарча диктант" акциясендә катнашучыларны да бүләкләгәннәр.
Очрашу җыр-биюләр белән үрелеп барган һәм күмәкләп татар милли ризыклары белән чәй эчү белән тәмамланган.