Тирсә балалар бакчасында төбәкара семинар узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә заманча алымнар” темасына үткәрелгән чарага районыбызның балалар бакчаларыннан һәм Ижау шәһәренең 107нче татар балалар бакчасыннан тәрбиячеләр килгән иде.

Республикада үткәрелгән “Иң яхшы билингваль бакча” бәйгесендә җиңгән “Миләүшә” балалар бакчасы Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышлап, чараны балаларның “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи” әдәби-музыкаль чыгышы белән башлап җибәрде.

Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләүнең гүзәл үрнәге Гүзәл Нәбиуллина һәм Рузанна Куриленко уздырган белем бирү эшчәнлегендә ачык күренде. Тәрбияче ярдәмчесе һөнәре турында балалар үзләре күргән-белгәннәрен сөйләде. Тырыш хезмәтнең генә мул җимеш китерүен балалар сәхнәләштергән “Алтын бөртекләр” әкиятендә чагылды.

Фәния Гәрәева төркеменә йөрүче балалар “Һөнәрләр парады”нда төрле һөнәр ияләре булып киенеп чыгыш ясадылар. Бу чарага аларның әти-әниләре дә килеп, һөнәрләре турында сөйләделәр. “Лакомка” да балалар кафеда эшләүчеләр булып бик оста уйнадылар.

Чараның һәр өлеше балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүдә зурлар хезмәте турында ныклы күзаллау тудыру, балаларга көчләреннән килгән кадәр хезмәт күнекмәләре бирүне уңышлы тормышка ашыруны ачык чагылдырды.

Педагогик остаханәдә логопед, психолог, Тирсә мәктәбе укытучысы, Ижаудан килгән тәрбиячеләрнең чыгышы яңалыкларга бай булды.

Александр Пушкинның 220 еллыгына багышланган әдәби кунакханә, Россиядә театр елына багышлап куелган “Сәламәтлек театры” биредә эшләүче педагогларның һәрьяклап осталыгын чагылдырды.

“Гөлназ Ягъфәрова җитәкчелегендәге бакча тәрбиячеләренең эше сокланырлык”. – Район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина бакча хезмәткәрләренә эшенә әнә шундый югары бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International