Кичкетаң мәктәбе укучылары могҗизалар тудыра

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Кичкетаң мәктәбендә технология дәресләрендә һәм түгәрәкләрендә укучылар Тәнзилә Ганиева, Инсаф Галиев җитәкчелегендә могҗизалар тудыралар.

Кызлар бәйләргә, тегәргә, төрле кул эшләнмәләре ясарга, ашарга пешерергә өйрәнсәләр, малайлар агач эше буенча осталыкларын арттыралар.

Моның өчен биредә бөтен уңайлыклар тудырылган. Тегү машиналары, ашау әзерләү өчен бөтен җайланмалары бар. Агач эшкәртү станокларында эшләү малайларга бигрәк тә ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International