Әгерҗе кызлары Түбән Камада узган “Татар кызы“ бәйгесенең зона этабында катнаштылар

2019 елның 12 апреле, җомга

Тирсә һәм Әгерҗедән Лилия Сибатова һәм Азалия Гыйльметдинова Түбән Камада узган “Татар кызы“ республика бәйгесенең зона этабында катнаштылар.

«Татар кызы» исеме өчен 14 муниципаль район һәм шәһәрдән 17 кыз ярышты.  Катнашучылар, сәхнәдә үзләре турында сөйләп, иҗади чыгыш барышында  җыр һәм биюгә осталыкларын күрсәттеләр.

Лилия дә, Азалия дә – җырчы кызлар. Лилия Тирсә мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Азалия Ижауда медицина көллиятендә белем ала. Ул, күптән түгел Удмуртиядә узган “Татар кызы“ бәйгесендә дә катнашып, “Татар телен иң яхшы белүче“ номинациясендә җиңү яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International