Тирсә авылында чистарту өмәсе гөрләгән

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген Тирсә авылының күп кенә оешма-учреждение хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.

Тирсә авыл җирлеге Советы, амбулатория, янгын сүндерү часте, агрофирманың бишенче филиалы, коммуналь челтәрләр хезмәткәрләре авыл урамнарындагы чүпләрне җыйдылар. Авыл янындагы тукталыш яны да, Тирсәгә керү юлы да чип-чиста булып калган. Тирсә авыл җирлеге Советының административ бинасы территориясе дә ялт иткән.

  • Коллективлар бик тырышып эшләделәр. Барысына да рәхмәт. Мондый өмәләр алга таба да дәвам итәчәк, – ди авыл башлыгы Рафил Закиров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International